====="Тормыш сүзләре", "Яхшы хәбәр", "Инҗил җырлары" - Татарстанда сөйләшкән ике төп тел: татар һәм рус / "Слова жизни", "Благая весть", "Евангельские песни" — в Татарстане говорят на двух основных языках: татарском и русском ====
«
»
Татар теле - "Гайсә Пилатка китерелде" .mp4
Manage episode 389071864 series 3536915
Татарский язык - "Иисуса приводят к Пилату".mp4 / Tatar Language - "Jesus is Brought To Pilate" .mp4 //
ЗӘБУР 23 - Давытның мәдхиясе.
1Җир һәм андагы бар нәрсә Раббыныкы, Аныкыдыр җиһан һәм бар тереклек дөньясы.
2Җирне Ул диңгезләр өстенә корды, агым сулар өстенә урнаштырды.
3Раббы тавына менәргә кем лаек?! Мөкатдәс урынында Аның кем тора алыр?!
4Куллары чиста, йөрәге пакь, күңеле ялганга берекмәгән, анты хәйләсез булган адәмнәр
5Раббының фатихасын алыр, коткаручы Алласы тарафыннан акланыр.
6Менә шундый ул – Раббыны эзләүче, Ягъкуб Алласы хозурына килүче токым.
7Әй капкалар, ачылыгыз! Киерелеп ачылыгыз, әй борынгы капкалар! Шөһрәт иясе патша эчкә үтсен!
8Кем ул шөһрәтле патша? Көчле вә кодрәтле Раббы, сугышта җиңүчән Раббы ул!
9Әй капкалар, ачылыгыз! Киерелеп ачылыгыз, әй борынгы капкалар! Шөһрәт иясе патша эчкә үтсен!
10Кем ул шөһрәтле патша? Күкләр Хуҗасы Раббы Үзедер!Шөһрәтле патша Улдыр!
42 एपिसोडस